Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе  Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карарга кул куйды.

Аерым алганда, КФҮне гамәлгә куючыга халыкка хезмәт күрсәтә торган тәрәзәләр санын арттыру турында карар кабул итү хокукы бирелә. Имзаланган әлеге карар КФҮләр аша башкарыла торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакытын киметергә, Россия Федерациясе субъектларында әлеге төр хезмәтләр алуның җайлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International