2015 елның 15 июленә кадәр «ТехУңыш – 2015» милли рейтингында катнашуга гаризалар кабул ителә

2015 елның 10 июле, җомга

Россия  венчур компаниясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, PwC аудитор-консалтинг челтәре белән хезмәттәшлектә,  республика компанияләрен Россиянең тиз үсеш кичерүче югары технологияле компанияләренең «ТехУңыш – 2015» еллык милли рейтингында катнашырга чакыра.

Рейтингның максаты – заманча технологик көн тәртибен формалаштыруга һәм ярдәм программаларында катнашуга җәлеп итү максатында югары үсеш потенциалына ия перспективалы технологик компанияләрне ачыклау.

Рейтинта катнашу бушлай.

Катнашу өчен гаризалар ирекле формада Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкарма дирекциясендә кабул ителә, Елисеева Мария, тел.: +7 (965) 442-60-11, eliseeva@i-regions.org.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International