2015 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә ислам финанславын үстерүгә кагылышлы сорауларны тикшерү максатында «Россия Саклык банкы» ААҖ проект төркеменең Казан шәһәренә сәфәре оештырылды.
Эшлекле программа кысаларында «Россия Саклык банкы» ААҖнең проект төркеме, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре белән берлектә, «ТФБ Холдинг» ҖЧҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, «АК БАРС» БАНК ААҖ һәм «Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды» белән сөйләшүләр алып барды.
«Россия Саклык банкы» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Татарстан Республикасы территориясендә ислам финанслары инструментларын булдыру буенча нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән килешү проекты буенча фикер алышу әлеге очрашуларның көн тәртибендә торды. Югарыда аталган килешүне имзалау 2015 елның 14 июленә планлаштырылган.