Татарстан Республикасында КЛИППЕР 2015 Инженерлык бизнесының җәйге мәктәбе эшен дәвам иттерә

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 5-8 июле көннәрендә  Татарстанда КЛИППЕР 2015  Инженерлык бизнесының җәйге мәктәбе оештырылды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, Бауман исемендәге МДТУ тарафыннан оештырылган әлеге чара яшьләр арасында инженер профессияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

КЛИППЕР 2015 Инженерлык бизнесының җәйге мәктәбенең икенче эш көнендә чарада катнашучылар һәм экспертлар  «Алабуга» МИЗна бардылар.

Әлеге сәфәр вакытында катнашучылар каршында «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм Бауман исемендәге МДТУның уку-методик эш буенча проректоры Сергей Коршунов сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Җәйге мәктәптә катнашучылар Армстронг һәм Тракья Гласс Рус заводларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International