2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтләр өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитетының Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин рәислегендәге беренче утырышы үтте.
2015 елдан башлап, ел саен гражданнарга һәм гражданнар төркеменә (биш кешедән дә артмаган) - 250шәр мең сумлык ике премия һәм оешмаларга 400шәр мең сумлык өч премия биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2015 елның 9 июленнән 3 августына кадәр кабул ителә.