2015 елның 20 июлендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү үзәгендә түләүсез нигездә СЮ КБОларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Конкурс Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карарына ярашлы рәвештә уздырыла.
2015 елның 22-24 сентябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россиядә франчайзинг: яңа вакыт картасы» Мәскәү халыкара форумы һәм Франчайзинг бизнесы буенча BUYBRAND Expo 13 Халыкара күргәзмәсе уздырыла. Әлеге чаралар «ОПОРА России» иҗтимагый оешмасы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россия франчайзинг ассоциациясе (РФА) ярдәмендә оештырыла.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе арасында икътисадый мөнәсәбәтләрне һәм эшлекле хезмәттәшлекне көйләү һәм ныгыту буенча эш алып бара. Әлеге эшчәнлекнең бер юнәлеше Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне Төньяк-Көнбатыш төбәге базарларына этәрү.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык һәм муниципаль-шәхси партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 224нче Федераль законны имзалады. Әлеге закон (аның кайбер нигезләмәләреннән тыш) 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Дәүләт-шәхси партнерлык турындагы Федераль закон Россиядә беренче мәртәбә кабул ителә, моңа кадәр бары тик төбәк законнары гына гамәлдә иде.
Стратегияне эшләү турында күрсәтмә 2015 елның апрелендә кече һәм урта бизнесны үстерү сорауларына багышлап уздырылган Россия Федерациясе Дәүләт советында кабул ителгән карарларны үтәү йөзеннән РФ Хөкүмәте тарафыннан бирелгән иде.
2015 елның 17 июлендә Иннополис шәһәрендә «Татарстан – бизнес өчен таяныч» Кече һәм урта бизнесның бөтенроссия форумы кысаларында, «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мәгълүмати порталы тәкъдир ителде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 23 июлендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы уздырылачагын хәбәр итә. Әлеге утырышта конкурс сайлап алуына тапшырылган гаризалар каралачак. Үткәреләчәк аккредитациягә барлыгы 13 гариза бирелгән иде, шуларның 12сенә аккредитация узарга рөхсәт бирелде.
2015 елның 15 июлендә Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы арасында Яр Чаллы моношәһәрен үстерү буенча хезмәттәшлек турында генераль килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Сергей Карпов кул куйдылар.
2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында комитет каршындагы Иҗтимагый советның утырышы уздырылды. Утырыш «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе турында»гы темага багышланган иде.
Анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясе буенча доклад белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының индикатив идарә бүлеге башлыгы Ләйсән Гатауллина чыгыш ясады.