Яр Чаллы моношәһәрен үстерү буенча хезмәттәшлек турында генераль килешү имзаланды

2015 елның 18 июле, шимбә

2015 елның 15 июлендә Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы арасында Яр Чаллы моношәһәрен үстерү буенча хезмәттәшлек турында  генераль килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм  «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы генераль  директоры Сергей Карпов кул куйдылар.

Хәзерге вакытта Фонд белән хезмәттәшлек итү кысаларында Яр Чаллы моношәһәренең инвестицияле проектлары  чараларын гамәлгә ашыру максатында  Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре чыгымнарын уртак финанслауга заявка әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International