Татарстан Республикасы эшкуарларын «Россиядә франчайзинг: яңа вакыт картасы» халыкара форумында катнашырга чакырабыз

2015 елның 21 июле, сишәмбе

2015 елның 22-24 сентябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Россиядә франчайзинг: яңа вакыт картасы» Мәскәү халыкара форумы  һәм  Франчайзинг бизнесы буенча  BUYBRAND Expo 13 Халыкара күргәзмәсе уздырыла. Әлеге чаралар «ОПОРА России» иҗтимагый оешмасы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россия франчайзинг ассоциациясе (РФА) ярдәмендә оештырыла.

Форумның ачылышы  22 сентябрьдә 12:00дән 14:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча планлаштырылган: Мәскәү, Краснопресненская наб., 14, «Экспоцентр» Үзәк күргәзмәләр комплексы, 1 павильон.

Тулырак мәгълүмат белән http://www.buybrandexpo.com/ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International