Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр.
Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау катнашты.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында 2015 елның 24 апрелендә карауга кертелгән закон проекты хупланды. Закон проектында россиялеләр тарафыннан икенче чит ил паспорты ала алу мөмкинлеге каралган.
Закон проектына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданинына, теләге булганда һәм кабул ителгән кагыйдәләр һәм чикләүләр сакланганда, «беренче чит ил паспортының гамәлдә булу вакыты эчендә икенче чит ил паспорты рәсмиләштерелә һәм бирелә ала».
2015 елның 20 һәм 23 июле көннәрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гаризаларын карау комиссиясе утырышларын уздырды.
Фонд комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан алынган 7 гариза каралды, аларның гомуми бәясе 6 650 000 сумны тәшкил итте. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан табылган хилафлыклар юкка чыгарылган очракта, гомуми бәясе 2 965 000 сумлык 5 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.
2015 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, һәм шулай ук республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында, «Балаларга өстәмә белем бирүнең яңа моделе» стратегик инициативасын республика территориясендә гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерүгә багышланган эшче киңәшмә узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы» – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ.б.лар катнашты.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 265-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәмәгән өчен, административ җаваплылык билгеләнде.
2015 елның 13 июлендә «Күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру турында» 218-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды. Ул 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Кабул ителгән закон буенча, җир кишәрлегенә яисә йортка милек хокукын теркәү алдыннан кадастр палатасына кадастр исәбенә кую турында аерым гариза биреп торырга кирәк булмаячак.
2015 елның 20 июлендә «Казан» Тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексында «Президент академиясенең җәйге кампусы» IV Халыкара белем бирү форумы кысаларында «Татарстан – иң яхшылар өчен магнит» эшлекле уены уздырылды.
Республиканың төзәтү учреждениеләрендә җитештерү секторын үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җитештерелүче продукцияне сату мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә 2 нче Казан төзәтү колониясенең (ТК-2) административ корпусында узды. Анда шулай ук Татарстана Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР буенча Россия ФҖҮХИ башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак. Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә алачак.
Участок сайлау комиссияләре инде бүгеннән үк эшли башлаган. Алар сайлаучыларның исемлекләрен тәгаенләү белән мәшгуль. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, бу бик мөһим процесс. Сайлаучыларның һәркайсына чакыру җибәреләчәк һәм участок сайлау комиссияләренә килеп, үзләре хакында мәгълүматның дөрес булуын тикшерү соралачак.