КБО Йортында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсының икенче этабы Конкурс комиссиясе утырышы узды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

2015 елның 20 июлендә  Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү үзәгендә түләүсез нигездә СЮ КБОларга мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча республика конкурсы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Конкурс Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2015 елның 18 февралендәге 99нчы карарына ярашлы рәвештә уздырыла.

Конкурсның икенче этабында катнашу өчен барлыгы 22 гариза тапшырылган иде. Конкурс комиссиясе карары нигезендә конкурста катнашуга барлык гаризалар да кертелде. Шул ук вакытта 16 җиңүче ачыкланды. Конкурс нәтиҗәләре белән шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International