2015 елның 16 июлендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетында комитет каршындагы Иҗтимагый советның утырышы уздырылды. Утырыш «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе турында»гы темага багышланган иде.
Анда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясе буенча доклад белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының индикатив идарә бүлеге башлыгы Ләйсән Гатауллина чыгыш ясады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетына, «Идел-Кама агымы» проекты үсешен исәпкә алып, Стратегияне гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.