Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Татарстан Республикасы һәм Ленинград өлкәсе арасында икътисадый мөнәсәбәтләрне һәм эшлекле хезмәттәшлекне көйләү һәм ныгыту буенча эш алып бара. Әлеге эшчәнлекнең бер юнәлеше Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне Төньяк-Көнбатыш төбәге базарларына этәрү.
Алып барылган эш нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербург шәһәренең һәм Ленинград өлкәсенең Татарстан Республикасы белән тагын да тыгызрак икътисадый элемтәләр булдыру һәм үстерү белән кызыксынган предприятиеләренең исемлеге төзелде.