Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү стратегиясен эшләячәк

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Стратегияне эшләү турында күрсәтмә 2015 елның апрелендә кече һәм урта бизнесны үстерү сорауларына багышлап  уздырылган Россия Федерациясе Дәүләт советында кабул ителгән карарларны үтәү йөзеннән РФ Хөкүмәте тарафыннан бирелгән иде.

Эшкуарлар һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре  стратегияне эшләүдә катнашырга чакырылалар.

Стратегиянең эчтәлегенә һәм аны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренә кагылышлы тәкъдимнәрегезне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты адресына, һәм шулай ук түбәндәге электрон почтага юллый аласыз: sme_strategy@inbox.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International