Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык һәм муниципаль-шәхси партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 224нче Федераль законны имзалады. Әлеге закон (аның кайбер нигезләмәләреннән тыш) 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Дәүләт-шәхси партнерлык турындагы Федераль закон Россиядә беренче мәртәбә кабул ителә, моңа кадәр бары тик төбәк законнары гына гамәлдә иде.
Әлеге закон дәүләт-шәхси, муниципаль-шәхси партнерлыкка кагылышлы проектларны әзерләүгә, һәм шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык турындагы килешүләрне төзүгә, башкаруга һәм туктатуга бәйле рәвештә туган хокук мөнәсәбәтләрен көйләргә тиеш.