Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү буенча конкурста катнашырга гариза тапшыручылар игътибарына!

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 23 июлендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы уздырылачагын хәбәр итә. Әлеге утырышта конкурс сайлап алуына тапшырылган гаризалар каралачак. Үткәреләчәк аккредитациягә барлыгы 13 гариза бирелгән иде, шуларның 12сенә аккредитация узарга рөхсәт бирелде.

Аккредитация узарга рөхсәт бирелгән гаризалар турында мәгълүмат  «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү» бүлегенең «Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү инфраструктурасы» бүлекчәсендә урнаштырылган.

Үткәрү урыны – Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International