Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мәгълүмати порталы «Татарстан – бизнес өчен таяныч» Кече һәм урта бизнесның бөтенроссия форумында тәкъдир ителде

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

2015 елның 17 июлендә Иннополис шәһәрендә «Татарстан – бизнес өчен таяныч» Кече һәм урта бизнесның бөтенроссия форумы  кысаларында, «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының  мәгълүмати порталы тәкъдир ителде.

Порталның «Интернет» челтәрендәге адресы - http://smb.tattis.ru

Порталда ике төрле ысул белән эшли башларга була:

- теркәлмичә генә Заказчыларның товарларга, эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә булган ихтыяҗын өйрәнергә;

- электрон цифрлы имза белән теркәлергә, кызыксындырган тема буенча товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне китертү буенча өстәмә подписка ясарга, һәм шулай ук конкурсларда, тендерларда катнашыр өчен гариза тапшырырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International