Мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм инновацияләр милли ассоциациясе «Төбәкләрнең инновацияле активлыгы рейтингы 2014» нәтиҗәләре буенча йомгак ясый.
Рейтинг таблицасын һәм бик югары инновацияле активлыкка ия РФ субъектларын, узган еллардагы кебек үк, Мәскәү шәһәре җитәкли. Санкт-Петербург, югары активлык төркеменә күчеп, әлеге категориядән төшеп калды.
223-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә үткәрелә торган сатып алуларда кече һәм урта предприятиеләрнең катнашу мөмкинлеген киңәйтүче документны эшләүдә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре актив катнашты. Закон проекты юридик затларның аерым төрләре тарафыннан башкарыла торган сатып алуларның үтә күренмәлелеген арттырырга тиеш, шул исәптән сатып алуларның гади һәм аңлаешлы ысулларын кертү, эре холдинг компанияләрендә бердәм сатып алу сәясәте формалаштыру юллары белән дә.
13 августтан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр эшли башлаячак. Әлеге төзәтмәләргә ярашлы рәвештә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы офшор компанияләр дип тапкан тәэминатчылардан сатып алулар тыела.
2015 елның 6 автустында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гаризаларын карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.
Фонд комиссиясе ТР КУЭСнан алынган 7 гаризаны карады, аларның гомуми бәясе 5 620 000 сум иде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, комиссия ачыклаган җитешсезлекләр юкка чыгарылган очракта, гомуми суммасы 2 920 000 сум булган 4 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.
«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына, шул исәптән гражданнардан хакимият органнары эше турында мәгълүмат алуга юнәлдерелгәненә, яңа категорияләр кертелде.
Әйтик, «Коррупциягә каршы тору» юнәлеше буенча 17 яңа категория барлыкка килде. Әлеге категорияләрнең модераторлары – Татарстан Республикасының төрле министрлыклары һәм ведомстволары (һәрберсе үз карамагындагы сораулар буенча).
Системага шулай ук хезмәт өлкәсендә яңа категорияләр өстәлде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 28 апрелендәге 607нче Указын гамәлгә ашыру буенча чаралар хакында» 2012 елның 17 декабрендәге 1317нче боерыгына ярашлы рәвештә, 2014 ел өчен республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә мониторинг ясалды һәм 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау йомгаклары турында җыелма доклад әзерләнде.
ИнноКам үсеш стратегиясе һәм концепциясе Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнелә. Урта срокны күз уңында тоткан перспективада ИнноКам Россиянең алгарышлы үсештәге территорияләренең берсенә әверелергә тиеш.
Алгарышлы үсеш территориясе (АҮТ) статусы сайлап алынган моношәһәрләргә 10 елга биреләчәк, шул ук вакытта әлеге АҮТдә табышка салымның федераль өлеше яңартылачак.
Иҗтимагый фикер алышулар срогы (эш көннәрендә): 5.
Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү даталары: 05.08.2015 - 11.08.2015.
Үз тәкъдимнәрен юллау өчен, иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларга почта адресы: 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55
Үз тәкъдимнәрен юллау өчен, иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларга электрон почта адресы:
Татарстан Республикасы эшкуарларын Сәнәгать округлары һәм кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия – Италия эшче төркеме утырышында катнашырга чакырабыз. Утырыш 2015 елның 15-16 августы көннәрендә Чуваш Республикасы Чебоксар шәһәрендә үткәрелә.