Алгарышлы үсеш территориясе (АҮТ) статусы сайлап алынган моношәһәрләргә 10 елга биреләчәк, шул ук вакытта әлеге АҮТдә табышка салымның федераль өлеше яңартылачак.
Бу турыда Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашлыгында үткән һәм моношәһәрләрдә алгарышлы үсеш территорияләрен төзүгә багышланган киңәшмәдә белдерде: «Без алгарышлы үсеш территорияләрен булдыру максатка ярашлы саналган моношәһәрләрне сайлап алу эшен башлыйбыз».