Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гаризаларын карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

 

2015 елның 6 автустында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гаризаларын карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Фонд комиссиясе ТР КУЭСнан алынган 7 гаризаны карады, аларның гомуми бәясе 5 620 000 сум иде. Утырыш нәтиҗәләре буенча, комиссия ачыклаган җитешсезлекләр юкка чыгарылган очракта,  гомуми суммасы 2 920 000 сум булган 4 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

2015 елда ТР КУЭСна финанс ярдәме күрсәтү максатларына бюджетлар тарафыннан барлыгы 202 661 240 сум күләмендәге акча бүленгән, шуның 58 958 700 сумы - ТР бюджетыннан, 143 702 540 сумы - федераль бюджеттан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International