Бүген Яр Чаллыда ИнноКам үсеш стратегиясе һәм концепциясе буенча киңәшмә уздырылды

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

ИнноКам үсеш стратегиясе һәм концепциясе Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнелә. Урта срокны күз уңында тоткан перспективада ИнноКам Россиянең алгарышлы үсештәге территорияләренең берсенә әверелергә тиеш.

Киңәшмәдә  алга киткән инфраструктурага ия академик шәһәрчек төзү соравы каралды. «Орловка» бистәсе территориясен төзү тәкъдиме яңгырады. Элек анда торак комплекс салырга ниятләнелгән иде. Очрашуда фикер алулар нәтиҗәсендә үсеш юнәлешләре буенча эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International