ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга

2015 елның  7 августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышын уздырды. Утырышта 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы проекты тикшерелде.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече һәм урта  формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы «Үсеш» һәм «МОСТ» программалары буенча сайлап алу конкурсына нәтиҗәләр ясады.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Россиянең инновацияле  төбәкләре ассоциациясенең Төбәк инновацияле проектлары фондының актив консультацион ярдәме белән, Татарстан Республикасы проектлары өчен 59 160 мең сум күләмендәге финанслар хупланды, бу гомумфедераль финанслауның 4%ын тәшкил итә.

2015 елның беренче яртыеллыгы буенча Россия Федерациясе субъектлары төбәк гарантия фондлары эшчәнлекләре нәтиҗәләрен чагыштырганнан соң, Татарстан Республикасы Гарантия фонды барлык анализлана торган күрсәткечләр буенча беренче дистәгә керде. 

Дуслык, тынычлык һәм үсеш буенча Россия-Китай комитеты Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынган предприятиеләрне һәм оешмаларны Комитет аша Кытай ягы белән элемтәне җайлау буенча хезмәттәшлекне оештыру мөмкинлеге турында хәбәр итә.

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 25 июлендәге 1459-р номерлы күрсәтмәсе белән, «Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәте турында» Федераль законда билгеләнгән формаларда инновацияле эшчәнлеккә дәүләт ярдәме күрсәтүче юридик затларның исемлеге расланды.

Исемлеккә «РОСНАНО» ААҖ һәм Казан, Томск һәм Новосибирск шәһәрләрендәге Инфраструктур һәм белем бирү программалары фондлары идарәсендәге өч наноүзәк кертелде.

Исегезгә төшерәбез, кредит килешүе шартлары буенча банк берьяклы тәртиптә кредиттан кулланган өчен процент күләмен үзгәртергә хокуклы.

Әгәр бурычыгызны вакытында түли алмыйсыз икән, Сезгә кредит оешмасында бурычны реструктурлаштыру буенча нинди программалар тәкъдим итә алуларын төгәлләштерү максатка ярашлы булыр. Сезне канәгатьләндерә торган программаны сайлаганнан соң, реструктурлаштыруны сорап, тиешле гариза белән кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

«Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ярдәме белән, 2015 елның 13 августында кече эшкуарлык субъектлары, инвалидлар оешмалары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм республика товар җитештерүчеләре өчен сатып алулар өлкәсенә багышланган семинар-киңәшмә үткәрергә планлаштыра.

Россия Федерациясе территориясендә 2014 елдан 2016 елга кадәр, «Глобаль мәгариф» (алга таба – Программа) әйдәп баручы чит ил университетларының берсенә кергән Россия  гражданнары өчен,  чит илдә белем алуны финанслауның дәүләт программасы эшли.

Программада катнашу өчен,  www.educationglobal.ru сайтында теркәлергә һәм электрон формада документлар комплекты да куелган гариза тапшырырга кирәк. 

Эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләрен, үзкөйләнешле оешмалар (ҮКО) әгъзаларын үзкөйләнешле оешмалар турындагы законга «Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль контроле (күзәтчелеге) турында» закон проекты белән килештерү өлкәсендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән үзгәрешләрне кертү турында фикер алышырга чакырабыз.

Әлеге чарада  район администрацияләре белгечләрен  Актаныш районы тәҗрибәсе нигезендә хуҗалык итүче субъектларның кооперация проблемаларын чишү методлары белән таныштыру планлаштырыла. Актаныш районы әлеге программаны 2014 елның декабреннән бирле гамәлгә ашыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International