«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына коррупция, хезмәт һәм экология өлкәсендә яңа категорияләр кертелде

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

«Халык контроле»   Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат  системасына, шул исәптән гражданнардан хакимият органнары эше турында мәгълүмат алуга юнәлдерелгәненә, яңа категорияләр кертелде.

 

Әйтик, «Коррупциягә каршы тору» юнәлеше буенча 17 яңа категория барлыкка килде. Әлеге категорияләрнең модераторлары – Татарстан Республикасының төрле министрлыклары һәм ведомстволары (һәрберсе үз карамагындагы сораулар буенча).

Системага шулай ук хезмәт өлкәсендә яңа категорияләр өстәлде.

«Юлларда җәяүлеләргә һәм/яисә транспортта узарга комачаулый торган автомобильләр» темасы буенча мөрәҗәгатьләргә килгәндә, хәзер алар «Халык инспекторы» мәгълүмат системасы аша кабул ителәләр. Әлеге система Android һәм iOS операцион системалары идарәсендәге мобиль җайланмаларны кулланучылар өчен ачык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International