ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 22-24 сентябре көннәрендә «Экспоцентр» Үзәк күргәзмәләр комплексында  әскәү ш.) 13нче BUYBRAND Expo Халыкара франшизалар күргәзмәсе оештырыла.

2015 елның  10 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  видеоконференц-залында (Казан ш., Пушкин ур, 66/33)  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) һәм җирле үзидарә органнары  вәкилләре өчен, 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына СЮ КБО конкурсында катнашу буенча семинар оештыра.


4
август, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 28 июлендә «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрү буенча Конкурс комиссиясе утырышы узды. Конкурсның икенче (республика) этабына йомгак ясалды.

Конкурсның икенче этабында 167 гариза каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе карары белән 120 җиңүче һәм призер билгеләнде: I урынны 30 ТИҮ алды, II  һәм III урыннарны –  20шәр ТИҮ, IV һәм V урыннарны –  25шәр ТИҮ.


Кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итүдә яңа портал эшли башлады. Анда теркәлү һәм портал хезмәтләреннән файдалану — бушлай.

Яңа электрон ресурс бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга презентацияләнде. Анда ТР икътисад министры Артем Здунов, “ТРның дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе директоры Яков Геллер катнашты.


2015 елның 3 августыннан алып 2015 елның 02 сентяберенә хатле НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» Фондның акчалата чараларын депозитка салу буенча банкларга ачык бәйге белдерелә.

2015 елның 4 августында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитетының чираттагы  утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин алып барды.



3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының

«Автовокзаллар һәм автостанцияләрне җиһазлауга минималь таләпләрне раслау турында» боерыгы проектына иҗтимагый консультацияләр үткәрү турында мөрәҗәгать керде. 


31
июль, 2015 ел
җомга

2015 елның 31 июлендә  Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарны үзгәртү, һәм шулай ук калдыклар белән эшләү системасы белән идарә итүнең яңа принциплары сорауларына багышланган киңәшмә үтте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында калдыклар белән эшләүнең территориаль схемасын булдыру соравы буенча ведомствоара эшче төркем формалаштыру турында карар кабул ителде.

Россия Федерациясе  Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең 18 төбәге арасында 1,6 млрд сум акчаны бүлү турында күрсәтмәгә кул куйды. Татарстан иң зур сумма - 272,9 млн сумнан артык акча алды.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге экспорт юнәлешле  предприятиеләр – кече һәм урта эшкуарлык субъектларын эшлекле инглиз теле буенча бизнес-тренинглар сериясендә катнашырга чакыра.

Бизнес-тренингларның темалары: «Overcoming difficulties», «Dealing with multinationals», «Negotiating a deal», « Entering new markets».

Инглиз телен белү PreIntermediate дәрәҗәсеннән дә түбән булырга тиеш түгел.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International