Мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм инновацияләр милли ассоциациясе «Төбәкләрнең инновацияле активлыгы рейтингы 2014» нәтиҗәләре буенча йомгак ясый.
Рейтинг таблицасын һәм бик югары инновацияле активлыкка ия РФ субъектларын, узган еллардагы кебек үк, Мәскәү шәһәре җитәкли. Санкт-Петербург, югары активлык төркеменә күчеп, әлеге категориядән төшеп калды. Аның урынын лаеклы рәвештә Татарстан алды.
«Иннополис» кебек алгарышлы проектны үстерү һәм «КАМАЗ» базасында пилотсыз транспорт чарасын булдыру төбәккә иң югары динамиканы күрсәтергә мөмкинлек бирде – узган ел белән чагыштырганда, инновацион индекс 18%тан артыгракка үсте.