Чебоксарда Россия-Италия эшче төркеме утырышы узды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарларын Сәнәгать округлары һәм кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия – Италия эшче төркеме утырышында катнашырга чакырабыз. Утырыш 2015 елның 15-16 августы көннәрендә Чуваш Республикасы Чебоксар шәһәрендә үткәрелә.

Эшче төркем утырышы программасы, һәм шулай ук теркәлү формасы Чуваш Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү һәм инвестицияләрне җәлеп итү үзәге Интернет-порталында урнаштырылган.

Элемтә өчен: Чуваш Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Александр Рыбаков, тел.: + 7 (8352) 62-22-25; электрон почта:  mail@ved21.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International