223-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә үткәрелә торган сатып алуларда кече һәм урта предприятиеләрнең катнашу мөмкинлеген киңәйтүче документны эшләүдә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре актив катнашты. Закон проекты юридик затларның аерым төрләре тарафыннан башкарыла торган сатып алуларның үтә күренмәлелеген арттырырга тиеш, шул исәптән сатып алуларның гади һәм аңлаешлы ысулларын кертү, эре холдинг компанияләрендә бердәм сатып алу сәясәте формалаштыру юллары белән дә.
Закон проектын кабул итү сатып алулары дәүләт контролендәге һәм бюджет акчалары кулланучы заказчылар исемлегенең киңәюенә ярдәм итәчәк, диелә «Российская газета» сайтында.