Россиядә офшор компанияләрдән дәүләт сатып алуларын оештыруга тыю кертелә

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

13 августтан  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр эшли башлаячак. Әлеге төзәтмәләргә ярашлы рәвештә  Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы офшор компанияләр дип тапкан тәэминатчылардан сатып алулар тыела.

Яңа законда, сатып алуда катнашучының теркәлүе офшор зона булмаска тиеш, дип төгәл билгеләнә. Моңа бәйле рәвештә сатып алуларны оештыручы комиссиягә, һәм шулай ук заказчыларга һәм электрон мәйданчык операторларына сатып алуларда катнашучының әлеге таләпләргә туры килүен тикшерү  йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International