2014 ел өчен республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләүгә йомгак ясалды

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында»  Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 28 апрелендәге 607нче Указын гамәлгә ашыру буенча чаралар хакында» 2012 елның 17 декабрендәге 1317нче боерыгына ярашлы рәвештә, 2014 ел өчен республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә мониторинг ясалды һәм 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау йомгаклары турында җыелма доклад әзерләнде.

2015 елның 1 октябренә кадәр җыелма доклад Татарстан Республикасының Интернет челтәрендәге рәсми сайтында урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International