Түбәндәге темалар буенча белем бирү семинарлары дәвам итә:
— «Продукциянең электрон каталогы» (kp.agzrt.ru) һәм Татарстан Республикасы Электрон товар-мәгълүмат системасы (tattis.ru) – ТР ЭТМС ресурсларында эш итү;
— «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларына ярашлы рәвештә электрон мәйданчыкларны кулланып үткәрелгән көндәшлекле сатып алулар.
2015 елның 23 июлендә «Химград» Технополисы» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы – Инновацияле индустриаль паркы» Ачык акционерлык җәмгыяте технополис сыйфатында Татарстан Республикасында дәүләт аккредитациясен алды.
2015 елның 19 августында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин тантаналы төстә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык инфраструктурасы субъектларына аккредитация үтү турында таныклыклар тапшырды. Таныклыкларга 2 сәнәгать паркы идарәче компаниясе, 9 муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркы һәм 1 бизнес-инкубатор ия булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үткәрелде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты, «Электр энергиясен кулланучыларның энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру процедурасы тәмамланганчы, электр энергиясен кулланучылар белән электр белән тәэмин итү (электр энергиясен (куәтләрен) сату-алу (китерү)) турында килешүләр төзегәндә электр энергиясен ваклап сату базары субъектлары арасында үзара эш йөртү хакында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карары проектына карата ачык фикер алышулар үткәрүне сорап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итте.
2015 елның 19 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районына сәфәр кылды.
2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында ислам иминиятен үстерү стратегиясен тикшерүгә багышланган киңәшмә оештырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов алып барды.
Бүген «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮ КБО) III Республика форумы үз эшен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында дәвам итте. Исегезгә төшерик, Форум «Республика үсеше стратегиясе-2030ны тормышка ашыруда КБОның роле һәм урыны» девизы астында үтә. Форум эше кысаларында берничә көн дәвамында секцияләр буенча эш оештырылды, СЮ КБОның иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәткән күргәзмә эшләде, җыентык басылды.
2015 елның 18 августында «Үтә каты һәм яңа углерод материаллары технологик институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә (Троицк ш.) инновацияле территориаль кластерларны үстерү чараларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашлыгындагы икенче утырышы узды.
2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮ КБО) III Республика форумы кысаларында «Киләчәк турында күпкырлы диалог: социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның «Стратегия 2030»ны тормышка ашыруга керткән өлеше» дип аталган секция эше оештырылды. Секция эше модераторлары сыйфатында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисадый үсеш комиссиясе рәисе Тимур Халиков һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясадылар.