2015 елның 17 августыннан, Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 1 апрелендәге 79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмияткә ия проектларны, гражданин һәм кеше ирекләрен һәм хокукларын яклау өлкәсенә караган проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында Президент грантларын алу буенча икенче конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
2015 елның 17-29 августы көннәрендә «Иннокам эшчәнлеге кысаларында муниципаль районнарны стратегик таныту» белем бирү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Кама инновацияле-территориаль җитештерү кластерына кергән Түбән Кама, Алабуга, Зәй һәм Тукай муниципаль районнары үсешенең төп юнәлешләрен тикшерү буенча стратегик сессияләр оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, КФҮнең Лаеш филиалында гражданнар «бер тәрәзә» принцибы буенча түбәндәге органнарның дәүләт хезмәте күрсәтүен сорап гариза һәм документлар тапшыра, консультация ала алалар: Росреестр һәм Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Роспотребнадзор, Суд приставларының Федераль хезмәте, ЭЭМ, ЗАГС Идарәсе.Һәм шулай ук бирегә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һәм опека һ.б. өлкәләргә караган сораулар буенча да мөрәҗәгать итәргә була.
Хөрмәтле эшкуарлар, Россия-Кытай дуслык, тынычлык һәм үсеш комитеты белән инде гамәлгә ашырыла торган проектларга ярдәм күрсәтү кысаларында да, яңа проектлар төзү кысаларында да хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булуы турында исегезгә төшерәбез.
Комитет Россия-Кытай проектларына һәм инициативаларына булышлык итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Казан шәһәрендә «Евразия икътисадый интеграциясе» Өченче форумын (алга таба – Форум) үткәрүне планлаштыра. Программа Форум эшен ике көн дәвамында уздыруны күздә тота.
Алабуга шәһәрендә офис тибындагы бизнес-инкубатор эшли. Ул Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны нәтиҗәле үстерүне тәэмин итү өчен төзелгән. Бизнес-инкубатор резидентлары бушлай белем алуга, үз эшчәнлекләре төрләре өчен актуаль булган семинарларда һәм тренингларда, Россиянең әйдәп баручы бизнес-тренерлары уздырган мастер-классларда катнашырга хокуклы, аларның шулай ук үз бизнеслары өчен базар конъюнктураларын өйрәнү мөмкинлеге бар, резидентлар үзләренең төп эшчәнлек төрләре буенча да, Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары буенча да төбәк форумнарында катнаша алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча Мәскәү өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә тели. Шул исәптән фәнни-мәгариф һәм спорт өлкәләрендә дә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Татарстан – нефть сәнәгате, нефть химиясе, машина төзелеше белән шөгыльләнүче регион. Бүген Татарстан белән Мәскәү өлкәсе арасындагы товар әйләнеше 30дан алып 35 млрд. сумга кадәр. Товар чыгару һәм товар кертү чагыштырмасы бертөрлерәк. Без йөк автомобильләре җибәрсәк, сез безгә җиңел автомобильләр җибәрәсез. Безнеңчә, күп кенә юнәлешләрдә хезмәттәшлегебезне үстерер чама бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Регионнар арасында тәҗрибә алмашу – бик кызыклы, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, инновацион үсеш мәсьәләләре буенча да, уңайлы инвестицион тирәлек тудыру мәсьәләләре буенча да. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар булдыру һәм ИТ өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Мәскәү өлкәсе - Россиянең тарихи яктан танылган фәнни-мәгариф үзәге, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов губернаторга республиканың сәнәгать секторын үстерү турында сөйләде. «Татарстанның төп нокталары – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү. Без пластмассалар һәм синтетик каучуклар җитештерәбез. Параллель рәвештә машина төзелешен, авиа төзелешне, суднолар төзелешен һәм компрессорлар җитештерүне алып барабыз», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы үсеш ала. «Без шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә, шулай ук эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә йөз тотабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, берничә көн элек Сан-Паулуда (Бразилия) Казан 2019 елда һөнәр осталыгы буенча World Skills дөнья чемпионатын уздыру хокукын отты.
«Түгәрәк өстәл» «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» (ИННОКАМ) ассоциациясе тарафыннан «Ростсельмаш» Комбайн заводының механик эшкәртү бюросы башлыгы Араик Петунецның эш сәфәре кысаларында оештырылды.
17 августтан Казан ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләрендә эшли башлаячаклар: Җиңү пр., 100 һәм Гагарин ур., 103.
Күпфункцияле үзәкләрдә Казанда яшәүчеләр никахны теркәү, балигъ булмаган балалары һәи мөлкәти дәгъвалары булмаган очракта ике затның уртак ризалыгы нигезендә аерылышу турында, ЗАГС архивыннан документлар алу буенча гаризалар тапшыра, һәм шулай ук баланың тууын терки, аталыкны билгели, үлем турында таныклык ала алалар.
2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре белән, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукцияне сату турындагы киңәшмә йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәләрен үтәүгә багышланган эшче киңәшмә уздырды.