Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үткәрелде.
Утырышта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге, Мамадыш муниципаль районындагы бурычы булган предприятиеләрдә хезмәт хакларын түләү һәм физик затларның кеременә салымнарны, пенсия фондына, мәҗбүри медицина һәм социаль иминият түләмнәрен түләү буенча туган вазгыять тикшерелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Координацион совет тарафыннан агымдагы түләмнәр буенча кайбер предприятиеләрне территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырырга дигән карар кабул ителде.