Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы даими нигездә корпоратив сатып алулар өлкәсендә белем бирү семинарлары оештыра

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Түбәндәге темалар буенча белем бирү семинарлары дәвам итә:

—  «Продукциянең  электрон каталогы» (kp.agzrt.ru) һәм Татарстан Республикасы Электрон товар-мәгълүмат системасы (tattis.ru) – ТР ЭТМС  ресурсларында эш итү;

—  «Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларына ярашлы рәвештә электрон мәйданчыкларны кулланып үткәрелгән көндәшлекле сатып алулар.

    Укулар һәр чәршәмбе (223agzrt.ru һәм etp.zakazrf.ru) һәм пәнҗешәмбе («Продукциянең  электрон каталогы», ТР ЭТМС  )  көннәрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  актлар залында үткәрелә.

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре заявкалары буенча  «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУПнең күчмә семинарлар оештыру мөмкинлеге бар.

Семинарларда катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International