Артём Здунов Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның  19 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов  Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районына сәфәр кылды.

Хезмәт коллективлары белән очрашу вакытында  министр  алда торган туры президент сайлаулары, һәм шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар турында сөйләде һәм республикада яшәүче һәркемнең актив гражданлык позициясендә торуының мөһимлегенә басым ясады.

Артём Здунов үзенең автомобильчеләр каласына сәфәренең  эшкуарлыкка ярдәм программаларының нәтиҗәле эше һәм аның файда китерүе турында фикерләрне туплауга юнәлдерелгәнлеген  ассызыклады.

Җыелышка килүчеләр белән аралашу «сорау-җавап» форматында дәвам итте, аерым алганда, эшкуарлар дәүләт ярдәме алу вакытында туган проблемалар белән уртаклаштылар. Чыгышлар тәмамланганнан соң, Артём Здунов эшкуарларга барлык сорауларны шулай ук дистанцион рәвештә юллау мөмкинлеге барлыгын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International