Троицк шәһәрендә инновацияле территориаль кластерларны үстерү чараларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

2015 елның 18 августында «Үтә каты һәм яңа углерод материаллары технологик институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә  (Троицк ш.)  инновацияле территориаль кластерларны үстерү чараларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашлыгындагы икенче утырышы узды.

Татарстан Республикасыннан проектларны  яклауда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов,  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясенең  вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International