Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектына җәмәгать консультацияләре үткәрелә

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты, «Электр энергиясен кулланучыларның энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру процедурасы тәмамланганчы, электр энергиясен кулланучылар белән электр белән тәэмин итү (электр энергиясен (куәтләрен) сату-алу (китерү)) турында килешүләр төзегәндә электр энергиясен ваклап сату базары субъектлары арасында үзара эш йөртү хакында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карары проектына карата ачык фикер алышулар үткәрүне сорап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итте.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне 2015 елның 26 августына кадәр түбәндәге электрон адрес буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International