2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында ислам иминиятен үстерү стратегиясен тикшерүгә багышланган киңәшмә оештырылды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов алып барды.
Киңәшмә кысаларында «Альянс Тормыш» Иминият компаниясе» ҖЧҖ тарафыннан акчаларны шәригать нормаларына ярашлы рәвештә инвестицияләүне күздә тоткан «Хәләл-Инвест» - тормышны ислам нормалары буенча иминиятләштерү продукты тәкъдир ителде.