Бүген «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮ КБО) III Республика форумы үз эшен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында дәвам итте. Исегезгә төшерик, Форум «Республика үсеше стратегиясе-2030ны тормышка ашыруда КБОның роле һәм урыны» девизы астында үтә. Форум эше кысаларында берничә көн дәвамында секцияләр буенча эш оештырылды, СЮ КБОның иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәткән күргәзмә эшләде, җыентык басылды.
Татарстан җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе иҗтимагый контроль тәҗрибәсен булдыруга зур ярдәм күрсәтә.
Форум эше йомгаклары буенча, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен, Татарстан Республикасы Президенты премиясенә дәгъва кылучылар арасында уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр.