2015 елның 23 июлендә «Химград» Технополисы» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы – Инновацияле индустриаль паркы» Ачык акционерлык җәмгыяте технополис сыйфатында Татарстан Республикасында дәүләт аккредитациясен алды.
Аккредитациянең максаты – инновацияле инфраструктура субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм оптимальләштерү. Исегезгә төшерәбез, ике ел элек, 2013 елның 24 сентябрендә, «Химград» Технополисы Татарстан Республикасы инновацияле инфраструктурасы субъектын аккредитацияләү турында 1нче Таныклыкны алган иде.