2015 елның 18 августында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮ КБО) III Республика форумы кысаларында «Киләчәк турында күпкырлы диалог: социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның «Стратегия 2030»ны тормышка ашыруга керткән өлеше» дип аталган секция эше оештырылды. Секция эше модераторлары сыйфатында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисадый үсеш комиссиясе рәисе Тимур Халиков һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясадылар.
СЮ КБОның III Республика форумы эше йомгаклары буенча резолюция Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында 2015 елның 19 августында «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылачак пленар утырышта кабул ителәчәк.