РТ икътисад министры Артём Здунов Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының беренче курс студентлары белән очрашты.
Студентларны узып киткән Белем көне белән тәбрик итеп, министр үзенең дә университетта узган студент елларын аерым бер җылылык белән искә төшерүе турында әйтеп үтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, лицензияләү тәҗрибәсен, һәм шулай ук хокук саклау органнары эше нәтиҗәләрен йомгаклап, металл калдыклары җыю эшчәнлеген тормышка ашыруда кайбер җитешсезлекләрнең барлыгын билгеләп үтә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 20 августындагы 1616-р боерыгы белән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне проектлау һәм гамәлгә ашыру механизмнарын оптимальләштерү, һәм шулай ук административ регламентларны эшләү һәм раслау тәртибен оптимальләштерү концепциясе расланды. Концепция тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту максатларында мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе карарларын үтәү кысаларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Заман» сәнәгать паркы проектын, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы аша федераль бюджет акчаларын алу конкурсында катнашу өчен, Татарстан Республикасының берләштерелгән гаризасына кертү турында карар кабул итте. Шәхси сәнәгать паркы өчен субсидияләрнең максималь күләме 200 млн сумны тәшкил итәргә мөмкин.
Монополиягә каршы Федераль хезмәт 2014-2015 елларда «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларының эре заказчылар тарафыннан кулланылышына анализ үткәрде.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында 2015 елның 2-4 сентябре көннәрендә Казанда, «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә, Идел буе федераль округының «Нефть, газ. Нефть химиясе 2015» XXII әйдәп баручы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла.
Белем бәйрәме көнне Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендә Горожаниновларның күп балалы гаиләсендә булды.
Дмитрий һәм Людмила Горожаниновлар автошәһәргә 1983 һәм 1978 елларда килгәннәр. Биредә алар гаилә төзегәннәр, дүрт бала тапканнар. Кечкенә Максим һәм Екатерина Горожаниновлар 2009 елда туганнар.
2015 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалы узачак. Чара барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәме белән оештырылган проектка йомгак ясалачак.
1 сентябрь Чаллының 37нче мәктәбенә беренче сыйныфка укырга килүче балалар өчен икеләтә тантана булды. Әлеге күркәм бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тәбрикләде.
2015 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендәге «Кориб» ҖЧҖндә булды. Ул анда компания җитәкчелеге белән автокомпонентлар җитештерү буенча завод төзелеше проектын тормышка ашыру барышын тикшерде.
Исегезгә төшерик, әлеге проектны «Кориб» Компанияләр төркеме Казахстанның «Kainar Tecnologies Сәүдә йорты» ҖЧҖ белән бергә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында тормышка ашыра, аңа кертелгән инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сумны тәшкил итә.