Юридик затларның аерым төрләренең сатып алу эшчәнлеген тәэмин итү стандарты эшләнде

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Монополиягә каршы  Федераль хезмәт 2014-2015 елларда  «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы  Федераль закон нормаларының эре заказчылар тарафыннан кулланылышына анализ үткәрде.

Үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча әлеге законда каралган бурычларга ирешү, һәм шулай ук  «Көндәшлекне яклау туранда» 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законны һәм сатып алулар өлкәсенә караган башка законнарны бозуны булдырмау  максатларында, Монополиягә каршы Федераль хезмәт тарафыннан юридик затларның аерым төрләренең сатып  алу эшчәнлеген тәэмин итү стандарты эшләнде.

Стандарт 223-ФЗ номерлы Федераль законны бертөрле куллануга, сатып алуларның ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген, һәм шулай ук сатып алуларда катнашучыларның (шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын) санын арттыруга юнәлдерелеп,  юридик затларның аерым төрләренең сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерү һәм бердәйләштерү буенча тәкъдимнәрне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International