Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Заман» сәнәгать паркы проектын, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы аша федераль бюджет акчаларын алу конкурсында катнашу өчен, Татарстан Республикасының берләштерелгән гаризасына кертү турында карар кабул итте. Шәхси сәнәгать паркы өчен субсидияләрнең максималь күләме 200 млн сумны тәшкил итәргә мөмкин.
Зәй шәһәрендә «Заман» дип аталган яңа сәнәгать паркы төзелешенә старт Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашлыгында 2015 елның 31 августында бирелгән иде.