Артём Здунов «Кориб» КТ җитәкчелеге белән автомобиль аккумуляторлары җитештерү буенча 300 эш урыны ачарлык завод төзелеше проектын гамәлгә ашыру барышын тикшерде

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

2015 елның  1 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендәге «Кориб» ҖЧҖндә булды. Ул анда компания җитәкчелеге белән автокомпонентлар җитештерү буенча завод төзелеше проектын тормышка ашыру барышын тикшерде.

Исегезгә төшерик, әлеге проектны «Кориб» Компанияләр төркеме Казахстанның  «Kainar Tecnologies Сәүдә йорты»  ҖЧҖ белән бергә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында тормышка ашыра, аңа кертелгән инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сумны тәшкил итә.  Инвесторлар җитештерүне 2016 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Биредә 300гә якын яңа эш урыны ачылырга тиеш.

Предприятиедә министр шулай ук хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде. Очрашу бырышында аудиториянең игътибарын республика һәм Яр Чаллы шәһәре үсешенең стратегик юнәлешләренә, социаль-икътисадый өлкәләрдәге казанышларга юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International