РТ икътисад министры Артём Здунов Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының беренче курс студентлары белән очрашты.
Студентларны узып киткән Белем көне белән тәбрик итеп, министр үзенең дә университетта узган студент елларын аерым бер җылылык белән искә төшерүе турында әйтеп үтте. Очрашу кысаларында министр тулаем Татарстандагы икътисадый вазгыять һәм республиканы социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән Стратегия 2030 турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның, соңгы биш елда үз үсешендә сыйфат ыргылышы ясап, Россия өчен үрнәк төбәкләрнең берсенә әверелүен билгеләп китте.
Очрашу ахырында Артём Здунов студентларны һәрвакыт трендта булырга чакырды, беренче курс студентларының актив булуларын, университет һәм республика тудырган барлык мөмкинлекләрдән киңрәк файдаланырга тырышуларын теләде.