Казанда 22нче Татарстан нефть-газ химиясе форумы уза

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында 2015 елның 2-4  сентябре көннәрендә Казанда,  «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә, Идел буе  федераль округының «Нефть, газ. Нефть химиясе 2015» XXII әйдәп баручы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла.

Күргәзмәдә «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының  коллектив экспозициясе куелган. Моннан тыш,  2 сентябрь көнне  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖндә ИННОКАМ вәкилләренең Белоруссия Республикасы  делегациясе белән очрашуы оештырылды. Чара кысаларында алга таба хезмәттәшлек итү, нефть-газ химиясе продукцияләре  тәэминаты өлешендә  хезмәттәшлекне үстерү буенча Белоруссия-Татарстан эшче төркеме кысаларындагы эшне оештыру сораулары тикшерелде, һәм шулай ук эшлекле элемтәләр урнаштырылды, кластерда катнашучы предприятиеләрнең белорус компанияләре белән бәйләнешенең ихтимал булган юнәлешләре буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International