ММЧ игътибарына! 4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалы узачак

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

2015 елның 4 сентябрендә  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында  «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалы узачак. Чара барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәме белән оештырылган проектка йомгак ясалачак.

Проект тормышка ашылуның өч ае эчендә Татарстанның яңа эш башлаучы эшкуарлары тарафыннан  11 яңа бизнес-проект, 84 эш урыны төзелгән һәм 7 млн сумнан артык керем алынган.

«Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалы кысаларында программада җиңүчегә Җиңүче кубогы һәм төп бүләк – шоу вакытында булдырылган бизнесны үстерүгә дип, 1 млн сум акча тапшырылачак.

Финалны мәгълүмат чараларында яктыртуыгызны сорыйбыз!

Уздырылу урыны: КФУның «УНИКС» МСК, ЗКЗ (Казан ш., Профессор Нужин ур., 2).

Уздырылу вакыты:  2015 елның 4 сентябре  (җомга) 9:00 – 11:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International