Белем бәйрәме көнне Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендә Горожаниновларның күп балалы гаиләсендә булды.
Дмитрий һәм Людмила Горожаниновлар автошәһәргә 1983 һәм 1978 елларда килгәннәр. Биредә алар гаилә төзегәннәр, дүрт бала тапканнар. Кечкенә Максим һәм Екатерина Горожаниновлар 2009 елда туганнар. Уллары Юрий 38нче мәктәпнең җиденче сыйныфында укый, рәсем ясау белән мавыга. Олы уллары Денис – КФУның Яр Чаллы институты массакүләм коммуникацияләр кафедрасының 3 курс студенты.
Очрашу вакытында Артём Здунов, «беренче сентябрь – үзенчәлекле көн, һәм бүген балаларда хезмәт сөюгә һәм белем алуга омтылышның нигезләрен салып калу бик мөһим», дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы икътисад министры, барысына да укуларында уңышлар теләп, өлкәнрәк балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен – чаңгылар, ә кечкенәләргә уку кирәк-яраклары салынган портфель бүләк итте – алар быел беренче сыйныфка укырга керәләр.