Ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне оптимальләштерү концепциясе расланды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның  20 августындагы 1616-р боерыгы белән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне проектлау һәм гамәлгә ашыру механизмнарын оптимальләштерү, һәм шулай ук административ регламентларны эшләү һәм раслау тәртибен оптимальләштерү концепциясе расланды. Концепция тормыш сыйфатын һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту максатларында мәгълүмати технологияләрне куллану буенча Хөкүмәт комиссиясе карарларын үтәү кысаларында   Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Концепциядә шулай ук хакимият органнарының ведомствоара хезмәттәшлеген камилләштерү максатларында документларны типлаштыру һәм аларга керә алу хокукын исәпкә алу буенча эш башкару, административ регламентлар структурасына карата таләпләрне үзгәртү, аларны эшләү һәм кабул итү тәртибенә оптимальләштерү үткәрү дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International