Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, лицензияләү тәҗрибәсен, һәм шулай ук хокук саклау органнары эше нәтиҗәләрен йомгаклап, металл калдыклары җыю эшчәнлеген тормышка ашыруда кайбер җитешсезлекләрнең барлыгын билгеләп үтә.
Ачыкланган хилафлыклар предприятие тарафыннан тиешле лицензия алынмаган мәйданчыкларда металл калдыкларының саклануына кагыла.
Әлеге фактларның сәбәбе белә торып закон бозуда түгел, ә бәлки законның кайбер нигезләмәләрен аңлап бетермәүдә дигән фикерне күз уңында тотып, Министрлык, әлеге мәйданчыкта металл калдыкларын җыю һәм сату оештырылмаса да, металл саклауның лицензияләнә торган эшчәнлекнең бер өлеше икәнлеген аңлатырга кирәк, дип таба.
Әлеге темага кагылышлы сораулар туганда, түбәндәге телефон номерлары буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз: 5249148, 5249149, 5249022.