1 сентябрь Чаллының 37нче мәктәбенә беренче сыйныфка укырга килүче балалар өчен икеләтә тантана булды. Әлеге күркәм бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тәбрикләде.
Үзенең сәламләү чыгышында Артём Здунов беренче сыйныфларга белем дөньясына сәяхәт итүдән шатлык тойгылары кичерүләрен теләде, шул ук вакытта ул белемнең үзең өчен бик яхшы инвестиция булуын билгеләп үтте. Икътисад министры, балаларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлап, аның мөрәҗәгатен укыды.